news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Стратегик инициативалар агентлыгы күзәтчелек советы утырышында катнашты

Стратегик инициативалар агентлыгы Лидерлар клубы вәкилләре Россия Президенты Владимир Путинга Чаллыда композит материалдан эшләнгән кәшәкә тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов Стратегик инициативалар агентлыгы күзәтчелек советы утырышында катнашты
tatarstan.ru

(Казан, 15 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мәскәүдә. Сәфәрнең төп максаты – "Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" (СИА) автоном коммерцияле булмаган оешманың күзәтчелек советы утырышында катнашу. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күзәтчелек советы утырышы Россия Президенты Владимир Путин рәислегендә узды. Көн тәртибендә - 2018 елда СИА эше нәтиҗәләре, шулай ук агентлык 2019-2021 елларда тормышка ашырырга ниятли торган яңа проектлар.

Алар арасында шәһәр үсешенең актуаль проблемаларын хәл итүне тәкъдим итүче шәһәр берләшмәләренә һәм аларның лидерларына ярдәм итү, эшкуарлар мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча цифрлы платформа булдыру, шулай ук илдә технологик эшмәкәрлекне үстерү буенча системалы чаралар күрү дә бар.

Кереш сүзендә Владимир Путин стратегик инициативалар агентлыгы эше нәтиҗәләре һәм планнары белән танышканда сөенергә генә кала, дип белдерде. Утырышта төп доклад белән "Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" генераль директоры Светлана Чупшева чыгыш ясады. Утырышта катнашучылар "Социаль проектлар", "Яңа бизнес", "Яшь профессионаллар" проектлары, юнәлешләре һәм инициативалары турында фикер алыштылар.

Моннан тыш, бүген күзәтчелек советы утырышы башланганчы Владимир Путин экспозиция белән танышты, анда СИА ярдәмендә гамәлгә ашырылган төрле югары технологияле проектлар тәкъдим ителде. Стратегик инициативалар агентлыгының Лидерлар клубы вәкилләре Россия Президенты Владимир Путинга дәүләт гербы белән "Россия" дип язылган композит материалдан эшләнгән хоккей кәшәкәсе бүләк иттеләр.

Исегезгә төшерәбез, композит материаллардан хоккей кәшәкәләре Чаллының (Татарстан) «Заряд» ҖЧҖ заводында җитештерелгән. Кәшәкәләр профессиональ уенчылар тарафыннан проектлаштырылган һәм тест узган. Аларны җитештерүдә инновацион композит материаллар – пыялапластик һәм углерод җепселләре кулланыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100