Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Әстерханда Муса Җәлилгә һәйкәл ачты
Тантанада Әстерхан өлкәсе губернаторы Александр Жилкин да катнашты.
(Казан, 13 май, “Татар-информ”, Айсылу Хафизова). Әстерханда, Федераль Сабан туе-2017 башланыр алдыннан, Татарстан Республикасы Президенты, Әстерхан өлкәсе губернаторы Александр Жилкин белән берлектә, татар герой-шагыйре һәм журналист Муса Җәлилгә һәйкәл ачу тантанасында катнашты.
Шагыйрь бюсты шәһәр үзәгендә – Әстерхан дәүләт университеты скверында куелган. Аны кую кирәклеген Әстерхан “Дуслык” төбәк татар милли мәдәнияте җәмгыяте” иҗтимагый оешмасы һәм Знаменск гарнизоны башлыгы генерал-майор Леонид Михолап тәкъдим иткән.
Татарстан Президенты Әстерхан өлкәсе губернаторына, скульпторларга һәм әлеге проектны гамәлгә куючыларга рәхмәтен җиткерде.
“Әстерханда Муса Җәлилгә һәйкәл куелуга без бик шатбыз. Батырларыбызның истәлеге мәңге яшәргә тиеш. Моның өчен сез бик зур, яхшы гамәл башкардыгыз”, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
Мәгълүм булганча, сугышка кадәр, илләр тыныч вакытта, Муса Җәлил Әстерханга килгән, әлеге шәһәр, андагы яшелчә үстерүчеләр һәм балыкчылар турында репортаж да эшләгән. Александр Жилкин әйткәнчә, Әстерханның бер урамы татар шагыйре исемен йөртә. Губернатор Муса Җәлилнең Россиянең барлык кешеләре өчен үрнәк булуын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз