Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Әстерхан һәм Калмыкия башлыклары белән Мәрҗани мәчетендә булды
Мансур хәзрәт Җәләлетдин кунакларга мәчетнең тарихы турында сөйләде
(Казан, 13 август, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Әстерхан өлкәсе Губернаторы вазийфаларын вакытлыча башкаручы Игорь Бабушкин һәм Калмыкия Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Бату Хасиков Казанның «Әл Мәрҗани» мәчетендә булдылар. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Игорь Бабушкин һәм Бату Хасиков Татарстанга эш сәфәренә килде.
«Әл Мәрҗани» мәчетендә имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин кунаклар өчен экскурсия уздырды. Аерым алганда, ул мәчетнең төзелеш тарихы, шулай ук татарның күренекле мәгърифәтчесе, Ислам дине галиме Шиһабетдин Мәрҗани турында сөйләде.
Мәчетне карап чыкканнан соң Рөстәм Миңнеханов, Игорь Бабушкин һәм Бату Хасиков Корбан гаете уңаеннан ТР МДНнең Аксакаллар шурасы тарафыннан оештырылган мәҗлестә катнаштылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз