news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Әстерхан өлкәсе белән элемтәләрнең ныгуын әйтте

Бүген Татарстан белән Әстерхан өлкәсе арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Рөстәм Миңнеханов Әстерхан өлкәсе белән элемтәләрнең ныгуын әйтте
president.tatarstan.ru

(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Татарстан Президенты Рөстəм Миңнеханов Әстерхан өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Сергей Морозов белән килешү имзалады. Президент сүзләренчә, әлеге килешү Татарстан белән Әстерхан арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытып, яңа дәрәҗәгә чыгара алачак.

“Əстерхан – күпмиллəтле регион. Аның табигате үзенчәлекле һәм тарихы бай. Килешү төзелгәннән соң, регионнар арасында элемтәләрне тагын да ныгытырбыз дип өметләнәм”, - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Əстерхан өлкəсенең икътисади яктан үсешен билгеләп үтте. “Сезнең төбәктә фән өлкәсе, сәнәгать, югары технологияләр юнәлеше алга киткән, нефть һәм газ комплекслары тәэмин ителгән”, - диде ул.

“Без машиналар һəм суднолар төзү белән кызыксынабыз. Халык куллануы товарлары белән тәэмин итүне активлаштырыру мөһим. Балык тоту комплекслары буенча сезгә мөрәҗәгать итәчәкбез, маймычлар өчен уылдыклар сатып алырга кирәк. Туризм, эшмәкәрлек һəм турыдан-туры һава рейсларын да булдыру зарур”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100