news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Стэнфордта укудан соң Татарстан вице-премьерларыннан имтихан алачак

Югары уку йортында уку программасына лидерлык, ясалма интеллект, хезмәт өлкәсен роботлаштыру темаларына лекцияләр кертелгән.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов АКШта Стэнфорд университетында укыган җитәкчеләрнең белемнәренә шәхсән үзе бәя бирәчәк. Программада Татарстанның ике вице-премьеры һәм өч министры катнаша. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаментында хәбәр иттеләр.

“Укуларда катнашкан һәркемгә алган белемнәрен куллану өчен тәкъдимнәр әзерләнәчәк. Бу тәкъдимнәр шәхсән Татарстан Президенты тарафыннан каралачак”, - диделәр департамментта.

АКШ университетында укыган җитәкчеләр: Татарстан Премьер-министры урынбасарлары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Ләйлә Фазлыева, Татарстан Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Куркынычсызлык советы секретаре Айрат Шәфигуллин. Министрлардан Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстан Президенты Аппараты Эксперт департаменты җитәкчесе, республика Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе, Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе, Финанслар министрлыгының Казначылык департаменты директоры.

Укулар программасына “Стратегик лидерлык һәм аның әһәмияте”, “Ясалма интеллект”, “Хезмәт өлкәсенең киләчәге: демография, эш һәм башка җимерүче факторлар”, “Карарлар кабул итү: нейрофән перспективалары, “Стратегик яңалыклар” һ.б. темаларга лекцияләр кертелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot