news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Стэндфордта укыган Татарстан җитәкчеләренең белемнәрен тикшерәчәк

Татарстан Президенты 21-23 октябрьдә АКШка эшлекле сәфәр белән бара.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов АКШка сәфәре вакытында Стэндфорд университетында Татарстаннан белем алырга килгән бизнес лидерлары һәм дәүләт идарәсе вәкилләре белән очрашачак. Курслар тәмамлангач, Президент алар эшләгән проектларны шәхсән үзе өйрәнәчәк. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Президент Стэндфорд университетында белем алырга килгән Татарстан бизнес һәм дәүләт идарәсе лидерлары белән очрашачак. Стажировкага инновацияләрнең алдынгы алымнарын, дәүләт идарәсендә иң яхшы дөньякүләм стандартларны өйрәнү кертелгән. Республика Президенты курсларны узгач, Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашыру өчен үз проектларын эшләү бурычы куелган. Рөстәм Миңнеханов бу стратегияләр презентациясен шәхсән үзе кабул итәчәк», – диде Лилия Галимова.

  • Республика Президентына Татарстан җитәкчеләре өчен Стэндфорд университетында уку программасы бер ел элек тәкъдим ителгән иде. Курсларга иң дәрәҗәле югары уку йортының 10 профессоры лекциясе кертелгән.
  • Татарстан Президенты 21-23 октябрьдә АКШка эшлекле сәфәр белән бара. Президентның эш сәфәре кысаларында Халыкара технология симпозиумында катнашу, шулай ук Американың эре компанияләре җитәкчеләре белән очрашулар планлаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot