Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов статистика хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
"Татарстан статистикасы Росстат системасында лаеклы урын били" - диелгән котлауда
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Бүген Россиядә беренче тапкыр статистикасы хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Статистика хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов котлады.
"Дәүләт статистикасы олы юл үтте, җәмгыятьнең икътисади һәм социаль тормышында күзәтелгән процесс һәм күренешләрне өйрәнүдә зур тәҗрибә туплады. Бүгенге көн дәүләт статистикасы саннар теле белән иҗтимагый тормышны төрле якларын чагылдыра, ә статистик мәгълүмат барлык дәрәҗәләрдә идарә карарларын кабул итүдә мөһим ресурс булып тора.
Рәсми статистиканың бөтен дөньядагы әһәмияте һәм аның җәмгыять тормышындагы мактаулы роле БМО Генераль ассамблеясе тарафыннан да билгеләнгән, ул 20 октябрьне Бөтендөнья статистика көне дип игълан иткән.
Быел Россия статистика хезмәтендә эшләүчеләрнең календарьда үз көннәре пәйда булды: 25 июнь - Статистика хезмәткәрләре көне!
Татарстан статистикасы Росстат системасында лаеклы урын били. Сезнең эшчәнлек ярдәмендә республиканың хакимият органнары үз өлкәләре, территорияләрендәге вәзгыять белән идарә итә, ә гражданнар киң мәгълүмат кырыннан файдалана ала.
Сезне чын күңелдән котлыйм, нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, дәүләт һәм җәмәгать мәнфәгатьләренә хезмәттә яңа уңышлар һәм казанышлар телим. Сезнең хезмәтне кыска, әмма тирән мәгънәле өч сүз белән аңлатып була: "Хезмәт итү. Намуслылык. Профессиональлек". Һәрчак шулай булыр дип ышанам!" - диелгән котлауда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз