news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Спортның су төрләре буенча 2015 елгы дөнья чемпионатының оештыру комитеты утырышында катнашты

Аны РФ спорт министры Виталий Мутко уздырды

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген РФ спорт министры Виталий Мутко  2015 елда Казанда булачак Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатының оештыру комитеты утырышын  уздырды. Видеоконференция режимында барган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Министрлар Кабинетыннан торып, катнашты.

Утырышны ачып, Виталий Мутко Татарстан җитәкчелегенә якын арада уздырылган спорт чаралары – фехтование һәм хайдайвинг буенча дөнья чемпионатларын уңышлы оештырулары өчен рәхмәт белдерде.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, спорт министрына зур күләмле спорт чараларын уздыруда нәтиҗәле хезмәттәшлек итү өчен рәхмәт сүзләрен әйтте. Ул искәртеп узганча,  спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты башланырга 310 көн калган. “Без ярышларга әзерләнү буенча актив эшне дәвам итәбез, - дип белдерде ТР Президенты. – Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендә республика оештыру комитеты формалаштырылды, шулай ук ТР вице-премьеры – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров җитәкчелегендә чемпионатны уздыру дәверенә оператив штаб булдырылды”.

Республика җитәкчелеге халыкара йөзү федерациясе белән элемтәдә тора. FINA белән берлектә хайдайвинг буенча дөнья кубогы уздырылды, шулай ук FINA вәкилләре Казанга дүрт мәртәбә тикшерү өчен килделәр.

Спорт проектлары башкарма дирекциясе җитәкчесе Азат Кадыйров дөнья чемпионатына әезрлек барышы турындагы докладында хәбәр иткәнчә, катнашучыларның күбесе Универсиада авылында урнаштырылачаклар.  Ярышларны 200дән артык илдә телевизизордан карап булачак.

Утырыш барышында оештыру комитеты әгъзалары ярышларның төгәл спорт программасын, шулай ук транспорт хезмәте күрсәтү, тукландыру концепциясен расладылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.   

(Фотосурәт http://prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100