Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов спортның су төрләре буенча 16нчы дөнья чемпионатының оештыру комитеты утырышын үткәрде
Татарстан Президенты тагын бер тапкыр дөнья беренчелеген иң югары дәрәҗәдә үткәрү зарурлыгын ассызыклады
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов спортның су төрләре буенча 16нчы дөнья чемпионатының оештыру комитеты утырышын үткәрде. Утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.
Киңәшмәне ачып, Татарстан Президенты чемпионат башланырга 178 көн вакыт калганны искәртеп үтте. "Дөнья чемпионатының барлык ярыш һәм күнекмәләр объектлары билгеләнде һәм алар 10 июльгә кадәр әзер булырга тиеш", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Утырыш барышында республика оештыру комитетының 13 эшче төркем җитәкчеләре әзерлек барышы турында бәян итте. Бүгенге көнгә дөнья беренчелегенә 27 мең 154 билет сатылган - бу барлык билетларның 10 проценты дигән сүз. Сату күләме артыр дип ниятләнә.
Утырыш азагында, Татарстан Президенты тагын бер тапкыр дөнья беренчелеген иң югары дәрәҗәдә үткәрү зарурлыгын ассызыклады. "Беренче мәсьәлә - ул куркынычсызлык. Әмма без шәһәребезне, илебезне дә күрсәтергә тиеш", - дип игътибарны юнәлтте ул.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз