news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовка машина ачкычы тапшырды

Дәүләт бүләкләренә 52 кеше лаек булды.

Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовка машина ачкычы тапшырды
Рамиль Гали

(Казан, 26 декабрь, "Татар-информ", Арсений Маврин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә федераль һәм республика дәүләт бүләкләрен тапшырды. Әлеге бүләккә 52 кеше лаек булды.

Рөстәм Миңнеханов кулыннан беренче бүләкне Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов алды. “Бу безнең герой. Бүләкләре күп аның. Ул — Советлар Союзы Герое. Тантана Борис Кирилловичның туган көне белән туры килде. Сез мине хупларсыз дип уйлыйм, һәм без аңа шушы автомобильне бүләк итик”, — дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты Кузнецовка машина ачкычын тапшырып.

Россия Президенты указы нигезендә Дуслык орденына “Эфир” җәмгыяте директорлар советы рәисе Андрей Григорьев һәм Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов лаек булды.

“Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены медаленә 4 кеше лаек булды. 11 кеше Россиянең атказанган хезмәткәрләре сафына басты, 3 кешегә Россия Президенты Рәхмәте тапшырылды.

“Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены медале белән 7 кеше, шул исәптән В. И. Качалов исемендәге Казан академия зур рус драма театры директоры Александр Славутский бүләкләнде. Тагын 4 кеше Татарстанның “Фидакарь хезмәт өчен” медаленә лаек булды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot