news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов соципотека буенча торак алган чаллыларны яңа өйгә күчүләре белән котлады

Бүген яңа йортка 183 гаилә күчә. Фатирларны бюджет өлкәсе, җирле предприятиеләр хезмәткәрләре һәм махсус грант откан табиблар алды.

Рөстәм Миңнеханов соципотека буенча торак алган чаллыларны яңа өйгә күчүләре белән котлады
prav.tatarstan.ru

(Казан, 8 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында социаль ипотека программасы буенча төзелгән яңа күпфатирлы йортка күчү тантанасында катнашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада шулай ук Чаллы мэры Наил Мәһдиев, «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» башкарма директоры Тәлгать Абдуллин һәм башкалар катнашты.

Бүген яңа йортка 183 гаилә күчә. Фатирларны бюджет өлкәсе, җирле предприятиеләр хезмәткәрләре һәм махсус грант откан табиблар алды.

Рөстәм Миңнеханов чаллыларны яңа өйгә күчүләре белән котлады һәм республикада торак төзү буенча, шул исәптән социаль ипотека программасы буенча да зур эш алып барылу турында сөйләде. «Үз фатирың булу – һәр гаилә өчен бәхет инде ул. Бүген без демографияне арттыру һәм гражданнарыбыз тормышы өчен уңай шартлар тудыру мәсьәләләренә зур игътибар бирәбез», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов автоградтагы уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте: «Яңа юллар салына, сырхауханәләр, мәгариф учреждениеләре яңартыла. Бу эш киләчәктә дә дәвам итәчәк».

Наил Мәһдиев үз чиратында белдергәнчә, ел азагына кадәр соципотека программасы буенча 194 фатирлы тагын бер йорт тапшырылачак.

Тантаналы өлештән соң Рөстәм Миңнеханов һәм Наил Мәһдиев Салиховлар гаиләсе фатирына киттеләр һәм яңа өйгә күчкәннәр белән аралаштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100