Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюковны 90 яшьлеге белән котлаячак
Илдус Мостюковны Татарстан Хөкүмәте йортында хөрмәтләячәкләр.
(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең беренче яртысында Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюковны 90 яшьлек юбилее белән котлаячак. Бу хакта Хөкүмәт сайтында хәбәр ителә.
Татарстан Президенты юбилярны Татарстан Хөкүмәте йортында тәбрик итәчәк.
Танылган совет галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Илдус Мостюков 1928 елның 6 мартында туган. Союз күләмендә әһәмияткә ия конструкторлык бюросын җитәкләгән татар халкының беренче вәкиле булган. 50дән артык фәнни хезмәт авторы.
Илдус Мостюков Татарстанның җәмәгать тормышында актив катнаша, ТАССР Югары Советына депутат итеп сайлана. Оешкан көненнән (1999 елның 22 июле) алып «Татарстан геройлары» иҗтимагый оешмасын җитәкли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз