Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюковка «Дуслык» ордены тапшырды
Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюковны 90 яшьлек юбилее уңаеннан Татарстан Хөкүмәте йортында хөрмәтләделәр.
(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов нәтиҗәле хезмәте һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашканы өчен Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюковка «Дуслык» ордены тапшырды, дип хәбәр итә республика лидерының матбугат хезмәте.
Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюковны 90 яшьлек юбилее уңаеннан Татарстан Хөкүмәте йортында хөрмәтләделәр.
Юбилярга Социалистик Хезмәт Герое исемен бердәм радиолокацион танып белү системасын уйлап тапкан өчен 1980 елда тапшыралар. Әлеге система инде 30 елдан артык башта – СССР, хәзер Россия Федерациясе иминлеген тәэмин итә.
Бүгенге көндә Илдус Мостюков - «Татарстан геройлары» иҗтимагый хәйрия оешмасы рәисе, Татарстан Иҗтимагый палатасы Советы әгъзасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз