Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдә актив төбәк җитәкчеләре арасында алдынгы булды
Рейтингны Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы (АПЭК) әзерләгән.
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узган атнада социаль челтәрләрдә активлык буенча Россия төбәкләре җитәкчеләре арасында лидер булды.
Рейтингны Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы (АПЭК) әзерләгән.
Татарстан Президенты, 59,5 шартлы балл җыеп, җиденче позициядән беренче урынга күтәрелгән. Шул ук вакытта ул публикацияләр астында иң күп лайклар да җыйган (барлыгы 150 201 лайк).
Топ-өчлеккә, Рөстәм Миңнехановтан тыш, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин һәм Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров та кергән.
«Кулланучылар арасында иң зур резонансны локаль мәсьәләләр яктыртылган постлар тудыра. Гадәттәгечә, аудиториянең иң зур реакциясе төбәк башлыклары үзләренең мәнфәгатьләре яки яллары турында хәбәр иткән шәхси темалы постлар астында була», — дип билгеләп үтә Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы аналитиклары.
Шул ук вакытта абстракт темаларга язылган, шулай ук теге яки бу фактларны искә алудан тыш хәбәр булмаган язмалар, гадәттә, аудиториянең игътибарыннан читтә кала, ди белгечләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз