Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов социаль челтәргә Чаллыга багышлаган видеоролик элгән
Видеоның азагында: “Чаллы – ул алгарышлы үсеш территориясе”, - дип әйтә Татарстан Республикасы Президенты.
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәргә Чаллыга багышлаган видеоролик элгән.
Видеода биеклектән төшерелгән шәһәр күренешләрен шәһәр халкының тормышыннан алынган микроэпизодлар һәм җитештерү күренешләре бер-берсен алмаштыра. Видео киеренке музыкага салынган.
Татарстанның зурлыгы буенча икенче шәһәре “яшьлек һәм хәрәкәт”, “инновация һәм икътисади үсеш”, “уңайлылык һәм тотрыклылык” территориясе дип атала. Азакта: “Чаллы – ул алгарышлы үсеш территориясе”, - дип белдерә Рөстәм Миңнеханов.
Ролик “Чаллы. Алгарышлы үсеш территориясе” дип аталган
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз