news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанында яшәүче татарлар белән очрашты

Хәзерге вакытта Согуд Гарәбстанында 200гә якын татар яши.

Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанында яшәүче татарлар белән очрашты
https://tatarstan.ru

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанында татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты.

Чара Җиддә шәһәрендә Россия генераль консуллыгында узды, дип хәбәр итә республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Хәзерге вакытта илдә 200гә якын татар яши. Аларның күбесе Рияд, Джубейл, Даммам, Җиддә, Мәдинә һәм башка шәһәрләрдә яши. Алар барысы да диярлек эмиграциянең яңа дулкынына керә, бары тик Мәдинәдә яшәүче берничә гаилә генә искәрмә булып тора. Алар Татарстанның Нурлат районы Кизләү (Корманай) авылыннан күченеп килгән кешеләрнең нәсел дәвамчылары.

Соңгы елларда татарлар эмиграциясенең яңа дулкыны күзәтелә. Алар Согуд Гарәбстанына эшләргә яки укырга килә. Әмма чит илдә алар җирле оешма вәкилләре белән элемтәдә булырга омтыла. Моның өчен Корольлектә татарларны берләштерү эшләре алып барыла. Алар киләчәктә милли тәңгәллекне, татар телен саклау һәм аны үсеп килүче буынга тапшыру максаты белән татар җәмгыяте оештырырга планлаштыра. 


news_right_1
news_right_2
news_bot