Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Сочидагы Россия инвестиция форумы сессияләрендә чыгыш ясаячак
Инвестиция форумы РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев катнашында узачак.
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочидагы Россия инвестиция форумында чыгыш ясаячак. Форум Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев катнашында узачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Рөстәм Миңнеханов РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев катнашында узачак Россия инвестиция форумының пленар утырышында катнаша, - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә. – Ул шулай ук «Социаль икътисади үсешнең иң яхшы практикалары. Төбәкләр өчен комплекслы карарлар» һ.б. сессияләрдә дә чыгыш ясарга ниятли».
Моннан тыш, ТР Президенты программасында Карелия Республикасы башлыгы Артур Парфенчиков, Новгород өлкәсе губернаторы Андрей Никитин һәм Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцев белән очрашулар, шулай ук зур бизнес-структура вәкилләре белән эшлекле сөйләшүләр планлаштырылган.
«Татар-информ» агентлыгына ТР Инвестицион үсеш агентлыгыннан хәбәр итүләренчә, форум кысаларында Татарстан җиде килешүгә кул куярга ниятли. Аларның икесе Түбән Кама муниципаль районының икътисади күрсәткечләрен үстерү һәм ныгытуга ярдәм итәчәк.
Россия субъектлары социаль-икътисади үсешендә иң яхшы практика һәм инициативалар Бөтенроссия бәйгесенә нәтиҗәләр ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү форумның тагын бер мөһим вакыйгасы булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз