news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Сочида узачак Россия инвестиция форумында катнашырга ниятли

Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру һәм төбәкне үстерү мәсьәләләре форумның төп темасы булачак.

Рөстәм Миңнеханов Сочида узачак Россия инвестиция форумында катнашырга ниятли
архив

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу атнада республиканың өч министрлыгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясарга, шулай ук Сочида узачак Россия инвестиция форумында катнашырга ниятли. Татарстан Хөкүмәтенең эш планында шул хакта хәбәр ителә.

Бүген ТР Президенты халыкның торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр мохите формалаштыру буенча РФ Дәүләт Советы президиумы утырышы кысаларындагы эшен дәвам итәчәк. Утырыш Татарстанда РФ Президенты Владимир Путин указы нигезендә уза.

Чәршәмбе көнне Рөстәм Миңнеханов ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә, шуннан соң ТР Икътисад, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары коллегияләренең уртак утырышында катнашачак.

Чәршәмбе көнне ТР Президенты Сочида узачак Россия инвестиция форумында катнашыр дип көтелә.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot