Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Сочида «Россия лидерлары» конкурсында остаз булачак
Бөтенроссия конкурсында Татарстаннан биш финалист катнаша.
(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочида эш сәфәрендә. Төп максаты – кичә башланып киткән «Россия лидерлары» бөтенроссия идарәчеләр конкурсының финалында катнашу. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Президенты «Остаз көне»ндә катнашачак. Остазлар бәяләү чаралары вакытында 300 финалистның эшен күзәтәчәкләр һәм биремнәрне үтәгәндә катнашучыларның потенциалын бәяли алачаклар.
Моннан тыш, конкурс кысаларында Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мау белән очрашачак.
Искәртәбез: гыйнвар аенда Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» конкурсында Татарстаннан катнашкан биш финалист белән очрашкан иде. Рөстәм Миңнеханов идарә өлкәсендә югары квалификацияле кадрлар әзерләүгә юнәлгән мондый чараларны уңай бәяләде. Аның әйтүенчә, монда алынган тәҗрибә дәүләт хезмәтендә, бизнеста, башка өлкәләрдә кирәк булырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз