news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Сочида Казанның яңа акчада пәйда булуы өчен тавыш бирергә чакырды

Татарстан Президенты Instagram һәм Twitterдагы битенә Сочидан торып 200 сумлык акчага Казан сурәте ясалсын өчен тавыш бирергә чакыра.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Сочида – Казанның 200 сумлык кәгазь акчада сурәте төшерелү хокукына төп көндәш шәһәрләрнең берсендә килеш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны республика башкаласы өчен активрак тавыш бирергә өндәде.

Рөстәм Миңнехановның #200казань хэштегы белән “В Сочи!” дигән язулы фотосы Татарстан Президентының Instagram һәм Twitter социаль челтәрләрендәге битенә пәйда булды. Ул санаулы минутларда 1000нән артык лайк җыярга өлгерде.

Искәртеп үтәбез: тавыш бирү вакыты төгәлләнергә 1 атна калып бара. Соңгы көннәрдә лидер шәһәр берничә тапкыр алышынды. Башта беренче юлда Казан иде, аннары Ерак Көнчыгыш аның урынына чыкты, ләкин озак тора алмастан, Сочига юл бирде. Әлегә Сочи 287,8 мең, Ерак Көнчыгыш 281,3 мең, Казан 276,4 мең тавыш җыйды.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot