news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Сочида «Алабуга» корпоратив университеты тәҗрибәсе хакында сөйләде

Бүген Татарстан Президенты «Сочи-2018» Россия инвестиция форумы чараларында катнаша.

Рөстәм Миңнеханов Сочида «Алабуга» корпоратив университеты тәҗрибәсе хакында сөйләде
president.tatarstan.ru

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочидагы инвестиция форумында катнаша. Ул «Социаль-икътисади үсешнең иң яхшы перспективалары һәм инициативалары» сессиясендә «Алабуга» махсус икътисади зонасы корпоратив университеты» проекты турында сөйләде. Әлеге мисал нигезендә Рөстәм Миңнеханов сәнәгый менеджмент өлкәсендә Россия Федерациясе икътисадының квалификацияле белгечләргә булган ихтыяҗын тәэмин итүдә Татарстан тәҗрибәсен күрсәтте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Социаль-икътисади үсешнең иң яхшы практикалары һәм башлангычлары» дигән сессия барышында федерациянең кайбер субъектларыннан килгән губернаторлар уңайлы инвестиция климаты тәэмин итү һәм эшкуарлыкны үстерү тәҗрибәсе, мәгълүмати технологияләр куллану, хакимият һәм бизнес арасында диалог оештыру, яшьләрнең үзмәшгульлеген стимуллаштыру өчен инфраструктураны үстерү, волонтерлар хәрәкәте (һ.б.) турында сөйләделәр.

Аерым алганда, Татарстан Президенты «Алабуга» махсус икътисади зонасы корпоратив университеты эше белән таныштырды.

Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисади зонасы генераль директоры Тимур Шаһивәлиевнең әлеге университетны оештыру идеясе белән чыгуын искәртте.

Тыңлаучыларны сайлап алу конкурс нигезендә гамәлгә ашырыла, монда читтән торып (скайп аша) һәм кара-каршы очрашу барышындагы әңгәмә кулланыла.

Корпоратив университетка тыңлаучыларны беренче җыю барышында 1 меңләп заявка тапшырылган, диде Рөстәм Миңнеханов. Кандидатлар, Татарстаннан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән бар, шул исәптән: Башкортостаннан, Чувашиядән, Удмуртиядән, Алтайдан, Кырымнан, Мәскәү, Самара, Ленинград, Волгоград, Киров, Саратов, Оренбург, Ростовя, Ульяновск, Чиләбе, Иркутск өлкәләреннән, Краснодар, Пермь, Красноярск крайларыннан.

Татарстан Президенты шулай ук Корпоратив университет тыңлаучыларының бер өлеше соңыннан «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә эшкә калуы хакында хәбәр итте.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановның «Эшкуар булу җиңелме? Бизнес һәм хакимият карашы» сессиясендә булуы планлаштырылган. Сессиянең модераторы – «Сбербанк» ГАҖ президенты, идарәсе рәисе Герман Греф.

Тагын Татарстан Президенты «Моношәһәрләр: киләчәкне проектлыйбыз» сессиясендә булачак, анда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов та катнашачак.

Форум киңлекләрендә Татарстан Республикасы икътисадына кагылышлы берничә документ – меморандумнар һәм килешүләр имзалау көтелә. Аерым алганда, «Чикләрсез композитлар» төбәкара сәнәгать кластеры булдыру турында 4 яклы килешүгә, башка документларга кул кую планлаштырылган.

Рөстәм Миңнехановның Сочига эш сәфәре 16 февраль тәмамланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100