news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Сочи-2017» Россия инвестиция форумында катнаша

Биредә Татарстан Россиянең башка төбәкләре белән сәүдә-икътисади хезмәттәшлек буенча килешүләр имзаларга ниятли.

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сочи-2017» Россия инвестиция форумында катнаша. Форумның ике көнлек эшлекле программасы үз эченә 27 чараны ала, шуларның бер өлеше турыдан-туры Татарстанга кагыла. Пленар утырышта Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев катнашачак. Бу хакта Татарстан Президенты Аппараты хәбәр итә.

Россия Сәүдә-сәнәгать министрлыгы Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы белән бергә санитар авиация өчен «Ансат» һәм Ми-8 вертолетларын кую проектын эшләтеп җибәрә. Проектны тормышка ашыру 3,3 млрд сумга төшә. «Илдә халкы аз булган һәм климат-география шартлары кыен булган 34 төбәк бар», – дип искәртә Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова. «Илнең вертолет авиациясен җәелдерү – читтәгеләрнең проблемаларын чишүдә нәтиҗәле алым булачак», – дип билгеләп үтте ул «Сәламәтлек саклау идарәсе нәтиҗәлелеген күтәрү» сессиясендә.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Төбәк аспекты. Сәнәгать сәясәте кысаларында сәнәгать кластерларын формалаштыру» сессиясендә спикерларның берсе сыйфатында катнашырга ниятли. Ул бүген булачак.

Татарстан мәйданында безнең республика һәм Иркутск, Тамбов өлкәләре, Карачай-Черкес Республикасы белән сәүдә-икътисади хезмәттәшлек буенча килешүләр имзалануы көтелә.

Форум мәйданында Татарстан Республикасы Президенты һәм Россия хөкүмәте вице-премьеры Ольга Голодец катнашында дөнья чемпионаты WorldSkills Kazan-2019га илчеләр багышлау тантанасы узарга тиеш. Илченең исеме иртәгә, 28 февральдә билгеле булачак.

Моннан тыш, Чаллы мэры Наил Мәһдиев «Яңа төбәк сәясәте.Үсеш өчен мөмкинлекләр. Алгарышлы социаль-икътисади үсеш - инвестицияләр нәтиҗәлелеген арттыру» сессиясендә катнашачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100