news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Сочи-2016» инвестицион форум мәйданчыгында халыкара очрашулар уздырды

Бүген ул Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча совет президиумы утырышында катнашачак.

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ"). Кичә «Сочи-2016» халыкара инвестицион форумы кысаларындагы төбәкләр күргәзмәсендә Татарстан Республикасы стенды эшлекле очрашулар алып бару мәйданчыгы булды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Касторама РУС» ҖЧҖнең күчемсез мөлкәт буенча директоры Мишель Шез белән эшлекле хезмәттәшлек мөмкинлекләре буенча фикер алышты.

Америка-Россия эшлекле советы (АРДС) президенты Дэниель Рассель белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов быел ноябрьдә Сан-Францискода (АКШ) узачак АРДС утырышында Татарстан Республикасы делегациясенең катнашуын оештыру мәсьәләләре турында сөйләште.

Аннары Татарстан Республикасы Президенты Осетия-Алания Республикасы Башлыгы Вячеслав Битаров белән очрашты.

Моннан тыш, бүген Рөстәм Миңнеханов һәм «Социаль өлкәгә инвестицияләр агентлыгы» АНО башкарма директоры Илья Ковалев Татарстан Республикасы белән «Социаль өлкәгә инвестицияләр агентлыгы» АНО арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Килешү мәгариф һәм мәктәпкәчә тәрбия өлкәсенә, социаль-мәдәни өлкәгә, сәламәтлек саклауга инвестицияләр кертүдә ярдәм күрсәтүгә кагыла.

Искәртәбез: бүген Рөстәм Миңнеханов «Үсеш институтлары – төбәк дәрәҗәсендә нәтиҗәле модельләрне эзләү» панель дискуссиясендә чыгыш ясаячак һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча совет президиумы утырышында катнашачак. Бу хакта Татарстан лидеры матбугат хезмәте хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100