news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Смарт Сити Казань»да торак төзелеше буенча киңәшмә үткәрде

Аерым алганда, яңа объектларны кирәкле инженерлык челтәрләре белән тәэмин итү мәсьәләсе каралды

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Смарт Сити Казань» инвестицион технополис территориясендә  торак төзелеше мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде. ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә беренче вице-премьер Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, республиканың министрлык һәм ведомство җитәкчеләре катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. 

Киңәшмә барышында яңа объектларны кирәкле инженерлык челтәрләр белән тәэмин итү мәсьәләсе каралды. 

«Смарт Сити Казань»ның беренче төзүчеләренең берсе ТР Дәүләт торак фонды булачак - бүгенге киңәшмәдә ДТФ тарафыннан проектны тормышка ашыру вакыты һәм тәртибе расланды. 

Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, ДТФ объектларын төзү бөтен "Смарт Сити Казань" технополисы һәм аның янындагы мәйданчыклар үсеше өчен катализатор булып хезмәт итәчәк. 

Искәртеп узабыз: «Смарт Сити Казань» проекты 2012 елда гамәлгә куелды. Хәзерге вакытта аның буенча мастер-план эшләнгән, шәһәр төзелеше, резидентлар белән эшләү буенча хокукый документлар әзер, резидентлар өчен салым преференцияләре билгеләнгән. Проект белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында, "Татарстан Республикасы Үсеш корпорациясе" ААҖен структур яктан үзгәртү турында карар кабул ителгән. 

«Смарт Сити» проекты туктатыла алмый, чөнки акыллы шәһәрләр төзелеше - ул дөнья тренды, кайбер инвесторлар белән инде килешүләр төзелде", - дип билгеләп үтте ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, «Смарт Сити Казань» республика икътисадының иң перспективалы үсеш ноктасы булып кала. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Президенты әлеге мәйданчыкка инвесторлар җәлеп итү буенча эшләрне дәвам итәргә йөкләде.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100