Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Словакиянең сәнәгать потенциалы турында фикерләре белән уртаклашты
Татарстан Президенты Братислава шәһәренә сәфәрендә Словакия Республикасы парламенты башлыгы Андрей Данко белән очрашты.
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Братиславада Словакия Республикасы Милли советы рәисе Андрей Данко белән очрашудан соң Словакиянең сәнәгать потенциалына һәм үсеш перспективалары турында фикерләрен әйтте. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов Словакия җитәкчелегенә Россия Федерациясе белән булган мөнәсәбәтләр өчен рәхмәт әйтте һәм Татарстан «бу мөнәсәбәтләргә күп кенә кызыклы идеяләр, килешүләр кертәчәк», дип ышаныч белдерә. «Сезгә ешрак килергә кирәк иде, без гүзәл илне күрдек, илнең үсеш алуы һәм чәчәк атуы күренеп тора», — дигән ул.
Ул «Татнефть» ГАҖ белән Slovnaft нефть эшкәртү заводы арасында үзара хезмәттәшлек турында искәртте. Аның фикеренчә, кечерәк предприятиеләр бу зур компанияләрдән үрнәк алырга мөмкин. Шул ук вакытта аларга бүген хезмәттәшлек турында килешү төзегән Татарстан һәм Словакия сәүдә-сәнәгать палаталарына ярдәм итәргә тиеш.
Рөстәм Миңнеханов хәзерге эш сәфәрендә Татарстан һәм Словакия компанияләре арасында үзара хезмәттәшлекнең кызыклы формалары табылачагына ышана.
Моннан тыш, Татарстан Президенты Словакиянең гаять зур туристик потенциалы турында әйтте.
«Татарстан бу һәм башка юнәлешләр буенча да Словакия белән актив хезмәттәшлек итәргә әзер», — дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов. Ул Көнчыгыш Европа иленә уңышлар һәм үсеш теләде. Татарстан Президенты мактаулы кунаклар китабында язма калдырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз