news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Сингапурның электрон Хөкүмәте эше белән танышты

Сингапурда Россия Федерациясе делегациясен РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов җитәкли.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапур Республикасына эш сәфәре кысаларында Сингапурның технологик үсеш буенча Дәүләт агентлыгында (GovTech) булды. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Федерациясе делегациясен РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов җитәкли.

GovTech агентлыгы Сингапур халкына электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре күрсәтә.

Моннан тыш, әлеге структура дәүләтне югары технологияләр ярдәмендә үстерүне күздә тоткан Smart Nation Хөкүмәт программасын гамәлгә ашыруны тәэмин итә.

Узган елның 1 ноябреннән башлап GovTech агентлыгы Премьер-министрның «Smart Nation and Digital Government Office, SNDGO» («Акыллы милләт һәм Цифрлы Хөкүмәт») программасын гамәлгә ашыра торган төп органы санала.

news_right_1
news_right_2
news_bot