news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Сингапурда Сәламәтлек йортында булды

Kampung Admiralty - деменициядән интегүче өлкән яшьтәге кешеләрне һәм балаларны карау буенча беренче уртак проект.

(Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапурда Kampung Admiralty Сәламәтлек йортында булды һәм Старт-ап инкубаторы эшчәнлеге белән танышты. Бу хакта Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Kampung Admiralty Сингапурда деменициядән интегүче өлкән яшьтәге кешеләрне һәм балалары карау буенча беренче уртак проект. Шунысы да игътибарга лаек, олылар һәм балалар вакытларын бергә уздыра. 100 студия-фатирдан торучы комплекс быел Сингапурның төньяк өлешендә ачылган. Инфраструктураның төзелеше өлкән яшьтәгеләрне өйләреннән чыгарга өндәп һәм аралашу алып барырлык итеп эшләнгән. Шушында ук медицина үзәге, кибетләр урнашкан, бакча да бар, аны Сәламәтлек йортында тәрбияләнүчеләр карап тора. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Старт-ап инкубаторын да карады. Аңа финанслау дәрәҗәсе түбән булганда стартап индустриянең отышлы булуы турында сөйләделәр. Беренче инвестиция күләме – 500-550 мең Сингапур долларына тигез (1 Сингапур доллары – 49 сум). Сингапур хөкүмәте Кремний үзәгенең азиат аналогын булдырырга омтыла һәм грантларга, бизнес-инициативаларга ярдәм итү өчен акча кызганмый. Төрле бәяләмәләр буенча хәзерге вакытта Сингапурда 2 400 дән алып 3 600 гә кадәр технологик стартаплар булдырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot