Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Сингапурда пилотсыз электробуста утырып йөргән
Сәфәрдән видеороликны үзенең «Инстаграм» битендә республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Ләззәт Хәйдәров урнаштырган.
(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапурга эшлекле сәфәр кысаларында «Култык янындагы бакчалар» паркында пилотсыз электробуста утырып йөргән. Сәфәрдән видеороликны үзенең «Инстаграм» битендә республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Ләззәт Хәйдәров урнаштырган.
Искәртеп узыйк, Татарстан башлыгы эшлекле сәфәр белән Сингапурга килде. Аны республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина озатып йөри.
«Култык янындагы бакчалар» тропик парк – Сингапурның танылган урыны. Биредә төрле климат зоналарына керә торган 226 мең төр үсемлек үсә.
Беспилотный электробус в парке Сады в заливе #сингапур #singapore
Публикация от Lazzat Khaidarov (@xlazzat)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз