news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: “Сингапур Татарстан өчен кызыклы”

Татарстан «IDA International» компаниясе белән үзара аңлашу хакындагы меморандум һәм Сингапурның дәүләт хезмәте көллияте белән үзара хезмәттәшлек турындагы килешүне имзалады

(Казан, 29 сентябрь, “Татар–информ”). “Татарстан Республикасы “Электрон Хөкүмәт” проектын гамәлгә ашыруда сизелерлек алга китте һәм Синагпур белән партнерлык мөнәсәбәтләрен исәпкә алып, без әлеге мәсьәләдә әйдәп баручы була алабыз”. Кичә Сингапурда имзаланган Татарстан Республикасы һәм «IDA International» (Сингапур) компаниясе арасындагы үзара аңлашу турындагы меморандумны шәрехләп, Татарстан Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов әнә шулай дип белдерде, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.
Документ “Электрон Хөкүмәт” проектын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү, халык өчен электрон рәвештә дәүләт хезмәтләрен кулланышка кертүне күздә тота.
ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый бурычны (мәгълүмати коммуникация технологияләрен, “Электрон Хөкүмәт” проектын үстерү) бүген РФ Президенты Дмитрий Медведев та куя.
“Без әлеге мәсьәләдә сизелерлек алга киттек һәм безнең белгечләр “Электрон Хөкүмәт” проектын гамәлгә ашыруга актив җәлеп ителгән”, – дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, Сингапур мәгълүмати коммуникация технологияләрен үстерүдә Татарстан узарга тиешле юлны үткән инде. “Безгә бу юнәлештә әле күп эшләргә кирәк, – диде ТР Премьер–министры. – Әмма, шуңа да карамастан, килешү төзелде һәм без бу проектның гамәлгә ашырылачагына ышанабыз”.
Рөстәм Миңнеханов меморандумның Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов катнашында имзалануын билгеләп үтте. Кичә кул куелган Татарстан Хөкүмәте һәм Сингапурның дәүләт хезмәте көллияте арасындагы хезмәттәшлек турындагы килешүгә килгәндә, әлеге документ белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлек итүне күздә тота.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклап үткәнчә, дәүләт идарәсендә Сингапур тәҗрибәсе дөньяда иң алдынгылардан санала һәм Татарстан Республикасы аны үзләштерергә һәм үзендә кулланышка кертергә ниятли. “Мин Сингапур Татарстан өчен бик кызыклы дип уйлыйм, – дип белдерде ТР Премьер–министры. – Без Сингапур Хөкүмәте министрлары белән күп кенә очрашулар үткәрдек, алар республикабыз турында шактый мәгълүмат туплады инде. Боларның барысы да Сингапурда гамәлгә ашырылган күп кенә проектларны Татарстанда да тормышка ашырырга мөмкинлек бирә”.
ТР Хөкүмәте башлыгы шулай ук Сингапурның милли үсеш министры Ма Боу Тан белән дә очрашты. Очрашуда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР икътисад министры Марат Сафиуллин, “Россиянең тимер юллары” ААҖ президенты Владимир Якунин катнашты. Анда сүз, аерым алганда, транспорт инфраструктурасын үстерү, метрополитенны куллану, автомобиль юллары төзү хакында барды.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук бүген Татарстан Республикасы делегациясе күп кенә эшлекле очрашулар үткәрәчәге, мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек турында тагын бер килешүгә кул куелачагы хакында хәбәр итте.
Искәртеп узабыз, ТР Министрлар Кабинеты башлыгы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе 27–29 сентябрь көннәрендә узучы дүртенче Россия–Сингапур эшлекле форумында да катнаша.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100