Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Сингапур Премьер-министрын республика белән танышу өчен Казанга чакыра
Татарстан Сингапур белән элемтәләрне киңәйтүгә зур игътибар бирә.
(Казан, 3 октябрь, "Татар-информ", Арсений Маврин). Татарстан Президентының Сингапур Премьер-министры Ли Сянь Лун белән очрашуы бүген узды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Күп кенә өлкәләрдә, барыннан да элек сәүдә-икътисади, модернизация һәм инновацияләр, энергетика һәм махсус икътисади зоналар идарәсендә, кадрлар әзерләүдә үзара хезмәттәшлек ике илнең дә игътибар үзәгендә. Болар барысы да Россия Президенты Владимир Путинның узган ел Сочида узган Россия – АСЕАН саммитында да ачык чагылды. Татарстан Сингапур белән элемтәләрне киңәйтүгә зур игътибар бирә”, - дип билгеләп үтә Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов Ли Сянь Лунны республиканың заманча социаль-икътисади вәзгыяте белән таныштыра һәм Татарстанның Россия төбәкләрендә әйдәп баручылардан булуын җиткерә.
Очрашу барышында үзара багланышларны үстерү мөмкинлекләре буенча фикер алышалар. Очрашу соңында Татарстан Президенты Сингапур Премьер-министрын республика белән танышу өчен Казанга чакыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз