news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Син беркайчан үз эшеңнән тулысынча канәгать булырга тиеш түгел

«Без күбрәк эшләгән саен, халык ихтыяҗлары да арта», — диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов: Син беркайчан үз эшеңнән тулысынча канәгать булырга тиеш түгел
Владимир Васильев

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, кеше беркайчан үз эшеннән тулысынча канәгать булырга тиеш түгел. Бу хакта ул ТАССРның 100 еллыгына багышланган туры эфир барышында әйтте.

Чаллыда яшәүче Рената Президентка сорау түгел, ә үз теләкләрен җиткерде. «Татарстанда бик яхшы яшибез. Барысы да куандыра. Юллар әйбәт, сырхауханәләр, хастаханәләр төзек, барысы да яхшы. Алга таба республика чәчәк атар дип өметләнәбез», — диде. Рөстәм Миңнеханов мондый бәягә рәхмәтен җиткерде һәм җавап бирде.

«Син беркайчан үз эшеңнән тулысынча канәгать булырга тиеш түгел. Безнең әле кимчелекләр күп. Профессиональ булмаган идарәчеләр дә байтак. Чыгымлы предприятиеләр дә бар. Болар белән шөгыльләнергә кирәк. Ниндидер комплекс төзедек тә, ә ул эшләми. Шундыйлар барлыгын да беләм», — диде Президент. Ул җитәкчелек чарасын күрмәгәндә, элемтә булырга тиешлеген әйтте.

«Нәрсә ул баринмы әллә?! Эшкә куйганнар икән, халыкка хезмәт итәргә тиеш, ә ул үзенә бөтенесе бурычлы дип уйлый. Педагог, табибмы ул, социаль өлкә хезмәткәреме — без үзгәрергә тиеш. Дөрес, төп өлеше үзгәрде. Поликлиника, хастаханәләр үзгәрде. Кеше болай да авырып килә, ә аны көтәргә, кабинеттан кабинетка йөрергә мәҗбүр итәләр. Бар җирдә дә профессионаллар, җаваплы кешеләр булырга тиеш», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент әйтүенчә, бәлки, башка төбәкләргә караганда, бездә бераз яхшырак булса да, башкарасы эшләр әле күп. «Без күбрәк эшләгән саен, халык ихтыяҗлары да арта», — диде.

Ул Татарстанның «Стратегия 2030» нигезендә үсеш алуын искәртте. «Без яшьләргә яхшы белем бирергә, конкурентлы булырга тиеш. Амбициоз белемле кешеләр булырга тиеш. Ресурс үзәкләре төзибез. Эшче һөнәрләр дә мөһим», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100