Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов “Сименс” компаниясе җитәкчелеге белән очрашты
Татарстан һәм “Сименс” арасында үзара эшчәнлек 2012 елда имзаланган килешү кысаларында алып барыла.
(Казан, 18 июль, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Сименс” немец компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды. Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләп, республиканың немец компанияләре белән эшчәнлектә зур тәҗрибәсе булуын әйтте. Татарстан һәм “Сименс” арасында үзара эшчәнлек 2012 елда имзаланган килешү кысаларында алып барыла.
“Сименс” – Татарстанның стратегик партнёры. Безнең хезмәттәшлек сегментлары бик киң”, - диде Миңнеханов.
Татарстанда немец концерны энергетика һәм нефтехимия проектларында катнаша, югары уку йортлары белән тыгыз эш алып бара. Моннан тыш, республикада нефть һәм газ, химия предприятиеләре өчен “Сименс”ның датчиклар җыю линиясе эшли.
Очрашу кысаларында чарада катнашучылар Татарстан һәм “Сименс” арасында мәгариф, цифрлы медицина өлкәсендә алга таба тыгыз хезмәттәшлек мәсьәләләре, шулай ук энергетика өлкәсендә перспективалы проектлар буенча үзара хезмәттәшлек итү турында фикер алыштылар.
Чарада Татарстан вице-премьеры – Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, республика министрлыклары һәм әйдәп баручы энергетика предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз