news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «СИБУР»га «ТАИФ» инвестпроектларын саклап калган өчен рәхмәт әйтте

Яңа акционерлар — «СИБУР» компаниясе шулай ук социаль проектларны да саклап калган.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстанның зур нефть химиясе предприятиеләре — «Түбән Кама Нефтехим» һәм «Казаноргсинтез»да милекчеләр алмашынганнан соң зур инвестиция проектларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Яңа акционерлар — «СИБУР» компаниясе шулай ук социаль проектларны да саклап калган.

«СИБУР» — безнең стратегик партнерыбыз, хезмәттәшлек буенча зур планнарыбыз бар. Без «Түбән Кама Нефтехим» да, «Казаноргсинтез»да, энергетика производстволарында проектлар өлешендә башлаган планнар — барлык бу проектлар дәвам итә», — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясе утырышында.

«Минем хезмәттәшләребезгә рәхмәт белдерәсем килә. Компания инвестиция проектларын дәвам итеп кенә калмый, ә социаль проектларда да актив катнаша. Шуңа күрә мин „СИБУР“ га аңлаулары өчен рәхмәт белдерәм һәм Татарстан сезнең барлык башлангычларыгызга актив ярдәм күрсәтәчәк, дип ышандырасым килә», — диде ул.

Коллегия утырышында әйтелгәнчә, «Түбән Кама Нефтехим» «ЭП600» проектын уңышлы гамәлгә ашыра, ә «Казаньоргсинтез» сэвилен производствосын төзи.

news_right_1
news_right_2
news_bot