news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Швейцариянең «Буркхардт Компрешн» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

Очрашу барышында Татарстан Президенты һәм «Буркхардт Компрешн» вәкилләре киләчәктә хезмәттәшлекне үстерү юлларын билгеләделәр.

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Женевага эш сәфәре кысаларында компрессор җиһазлары җитештерүче «Буркхардт Компрешн» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Бу хакта республика лидерының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Буркхардт Компрешн» компаниясенә 1844 елда нигез салынган. Ул нефть, газ чыгару һәм транспортлау, «кара алтын» эшкәртү, нефть химиясе һәм химия сәнәгате, башка күп кенә тармакларда кулланыла торган компрессор системалары, алдынгы компрессор технологияләре базарында әйдәп баручылардан санала.

«Буркхардт Компрешн» компаниясенең продукциясе Татарстанда да яхшы билгеле. Швейцариядә җитештерелә торган пешкәкле компрессорлар «Түбән Кама Нефтехим» һәм «Казаноргсинтез» заводларында урнаштырылган. Моннан тыш, «Түбән Кама Нефтехим» берләшмәсе үз белгечләренең квалификациясен күтәрү, аларны укыту буенча да хезмәттәшлек итә.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм «Буркхардт Компрешн» вәкилләре киләчәктә хезмәттәшлекне үстерү юлларын билгеләделәр, компрессорларны республиканың яңа производстволарында куллану перспективалары турында фикер алыштылар.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100