Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Шэньчжэньдә югары технологияләр күргәзмәсендә булды
Әлеге күргәзмә 20нче тапкыр уздырыла, анда 40 илдән 3,5 меңләп компания катнаша.
(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Шэньчжэнь шәһәрендә (Кытай) CHTF югары технологияләр күргәзмәсен карады. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Күргәзмә югары технологияләрне җитештерүгә, инновацияләргә һәм бу җитештерүләрне интеграцияләүгә багышлана. CHTF күргәзмәсен 1999 елда Шэньчжэнь Хөкүмәте технологик инновацияләр ярдәмендә икътисадны стимуллаштыру максатларында оештырган. Быел CHTF 20 мәртәбә уздырыла. Анда 40 илдән 3,5 меңләп компания катнаша.
Рөстәм Миңнеханов күргәзмә павильоннарында ясалма акыл, авиация, космонавтика, биотехнология, энергияне сак тоту, электроника, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге бөтендөнья эшләнмәләре белән танышты.
Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә, ул бу күргәзмәдә беренче мәртәбә генә түгел. "Монда бөтен дөньяда билгеле компанияләрнең продукциясе һәм перспектив стартаплар куелган, - диде ул. - Күргәзмә үзен күптән үз сегментындагы алдынгы мәйданчык итеп танытты".
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз