news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Шаян ТВ» журналистына: Сез киләчәк буын, без сезгә таянабыз

Балалар каналы булдыру киләчәктә милләтне, телне, йолаларны сакларга ярдәм итәчәк дип саный Татарстан Президенты.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 ел нәтиҗәләренә багышланган зур матбугат конференциясендә быел тәүге тапкыр эфирга чыккан «Шаян ТВ» каналы хакында фикерен җиткерде. Бу хакта ул "Шаян ТВ" журналистының яңа телеканал турындагы соравына җавап итеп әйтте.

«Безнең милләткә, телгә, гореф-гадәтләргә бөтен караш шул балачактан килә. Кызганыч, безнең хәзер авыл җирлегендә 25 процент кына халык яши. Шәһәрдә ул гореф-гадәтләр юк, сөйләшкәндә дә күбрәк русча аралашабыз», — диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, гореф-гадәтләрне, милләтнең йолаларын уен аша бирергә кирәк. Балалар каналы да шул максаттан булдырылган.

«Сез бит киләсе буын, без сезгә таянабыз. Без олыгайгач безнең милләтебез юкка чыкмас, милли гореф-гадәтләребез сакланыр дип ышанабыз. Бу каналны шуны истә тотып ачтык. Киләчәктә сез бу эшне дәвам итәрсез дип уйлыйбыз», — диде Президент.

«Шаян ТВ» журналисты һәм алып баручысы, 13 яшьлек Илназ Абдрахманов очрашу вакытында Президентка бүләк тә тапшырды. Ул канал исеменнән Рөстәм Миңнехановка "Шаян ТВ" плед, пазл, буягычлар, ручка, блокнот һәм магниттан җыелма бүләк итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100