news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Шаян ТВ» турында: Сез республиканың киләчәгенә зур өлеш кертәсез

Татарстан Президенты «Шаян ТВ» балалары белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов «Шаян ТВ» турында: Сез республиканың киләчәгенә зур өлеш кертәсез
https://shayantv.ru/

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Шаян ТВ» студиясендә балалар белән очрашты. Ул аларның Республиканың бүгенгесенә һәм киләчәгенә зур өлеш кертүен әйтте.

«Сез зур хезмәт куясыз. Бу уен гына түгел, бу — профессиональ зур эш. Сезнең эшегез халык, милләт, балалар һәм олылар өчен бик кирәкле. Без ярдәм итүче генә. Сез булдырдыгыз, баскычның 30-40 процентына күтәрелдегез инде. Сезгә әле күтәрелергә дә күтәрелергә, аннан соң без сезгә тагын да зуррак баскыч ясап куярбыз», — диде ул.

Рөстәм Миңнеханов балаларның халкыбыз өчен зур эш башкаруын ассызыклады. «Яңа юнәлешләр тагын да күп булсын. Безнең тарафтан хәер-фатыйха, без хуплыйбыз. Сезнең белән эшләгән белгечләр төркеменә бик зур рәхмәт. Ике елда зур үсеш булды, зур профессиональ коллектив тупланды», — ди ул.

Рөстәм Миңнеханов «Шаян ТВ»га татар телен белмәгән балаларны да җәлеп итәргә киңәш итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100