news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Шанхайның “Ляонин Ван Юй Хэ” компаниясе белән кызыксынды

Кытайлар Татарстанда җитештерелүче “Ансат” вертолеты турында күбрәк белергә тели.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ») Татарстан Кытай эшкуарлары һәм кайбер провинцияләр белән тыгыз хезмәттәшлек алып бара. Шулай ук ”Ляонин Ван Юй Хэ” компаниясе дә республика өчен кызыксыну уята. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Шанхайда әлеге компания җитәкчелеге белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Бу сөйләшүдә Рөстәм Миңнеханов Кытай эшкуарлары Татарстандагы “Алабуга” махсус икътисади зонасында, “Аммоний” предприятиесендә үз проектларын уңышлы гына тормышка ашырып килүен искәртте. “Сезнең компания инфраструктура проектлары, авиация җиһазлары җитештерү белән шөгыльләнә, бу өлкәләр безне аеруча кызыксындыра”, - диде ТР Президенты очрашуда.

“Ляонин Ван Юй Хэ” компаниясе вәкилләре үз чиратында Татарстанда җитештерелүче “Ансат” вертолеты һәм кечкенә очкычлар белән кызыксынуын белдерде. Моннан тыш әле кытайлар нефть химиясе, шулай ук гуманитар өлкәләрдә дә хезмәттәшлек итәргә тели.

Рөстәм Миңнеханов “Ляонин Ван Юй Хэ” компаниясе җитәкчелеген Татарстанны килеп күрергә чакырды. Шулай ук Татарстан делегациясе дә хезмәттәшлекне җәелдерү максатында Кытайга тагын эшлекле сәфәр кылырга җыена.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100