news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Шанхайда сәнәгать күргәзмәсендә чыгыш ясаячак

Ел да уздырыла торган CIIF-2016 Кытай халыкара күргәзмәсе октябрьнең соңгы көнендә ачыла.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайда ел да уздырыла торган CIIF-2016 халыкара сәнәгать күргәзмәсенең пленар утырышында спикер сыйфатында күрсәтелгән. ТАСС хәбәр иткәнчә, Татарстан лидеры үзенең катнашачагын раслаган.

Күргәзмә исә 31 октябрьдә ачыла. Анда катнашачакларын Россиянең ОАК, «Русал», «Ростех» кебек эре предприятиеләре җитәкчеләре раслаган. Россия делегациясе анда РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров рәислегендә эшләячәк.

Россия вәкилләре Шанхайда экспозициядә дә, эшлекле программада да катнашачак, шул исәптән “Сәнәгать партнёрлыгы: яңа мөмкинлекләр һәм проектлар” Россия-Кытай эшлекле форумында һәм сәнәгатьтә автоматлаштыру, яңа инвестицион проектлар, чиста технологияләргә багышланган тармак дискуссияләрендә дә. Күргәзмәнең төп чараларының берсе - сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек буенча Россия-Кытай хөкүмәтара ярдәмче комиссия утырышы да уздырыла, аны Россия ягыннан Денис Мантуров үткәрер дип күзаллана.

Җыеп кына әйткәндә, күргәзмәдә дөньяның 30 иленнән (Германия, АКШ, Россия, Япония, Көньяк Корея, Италия һ.б.) 2500дән артык компания тәкъдим иткән мөмкинлекләр белән танышып булыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100