news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Шанхайда халыкара сәнәгать күргәзмәсендә спикер буларак катнаша

Татарстан Президенты Кытайдагы еллык «CIIF-2016» халыкара күргәзмәсенең пленар утырышын спикер буларак күрсәтелгән.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Кытай Халык Республикасының Шанхай шәһәрендә «CIIF-2016» XVIII халыкара сәнәгать күргәзмәсе эшли башлады. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә республика делегация катнаша һәм Россия делегациясе составында эшли. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте сайтында мәгълүмат бирелә.

Татарстан Президенты күргәзмәнең бүгенге пленар утырышында спикер буларак күрсәтелгән. Шанхайдагы күргәзмә дөньяның 30 иленең 2500дән артык компанияне үзенә туплар дип көтелә. Алар арасында Германия, АКШ, Япония, Көньяк Корея, Италия һ.б. илләр компанияләре, шулай ук Россиянең ОАК, «Русал», «Ростех» һәм башка эре компанияләре шушы чарада катнашуларын раслаган. Россия делегациясенә Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров рәислек итә.

Россия вәкилләре экспозицияләрдә дә, эшлекле программада да катнашачак. Шул исәптән «Сәнәгый партнерлык: яңа мөмкинлекләр һәм проектлар» Россия-Кытай эшлекле форумында һәм сәнәгатьне автоматлаштыру, яңа инвестицион проектлар, чиста техноглогияләр кебек тармак дискуссияләрендә катнашырга җыена. Сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек буенча Россия-Кытай хөкүмәтара ярдәмче комиссия утырышы күргәзмәнең төп чараларының берсе буларак карала, аны Россия ягыннан сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров алып барачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100