news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Шаляпин фестивален ачачак

ТР Президенты зур предприятиеләр директорлары белән уртача хезмәт хакы, хезмәт шартлары һәм социаль гарантияләр мәсьәләләре турында фикер алышачак.

Рөстәм Миңнеханов  Шаляпин фестивален ачачак
архив

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген берничә эшлекле очрашу уздырачак, шулай ук Федор Шаляпин исемендәге Халыкара опера фестивален ачу тантанасында катнашачак. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Иртән Рөстәм Миңнеханов «ДАШКА» балалар архитектура-дизайн мәктәбенә барачак. Анда ул архитектура нигезләренә башлангыч белем бирү методикасы белән танышачак. Шуннан соң ТР Президенты "Сәйдәш" мәдәният сараена барачак. Анда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында комплекслы төзекләндерү буенча белем бирү воркшопының нәтиҗәләрен тәкъдим итәчәкләр.

Презентациядән соң Мәдәният йортында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясенең 2019 елда эш йомгакларына һәм якын киләчәккә багышланган утырышы булачак. Коллегия эшендә шулай ук РФ Төзелеш министры урынбасары Максим Егоров та катнашыр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot