news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: “Шәһәр төзелешендәге тәртипсезлекләрдә түрәләр гаепле”

Татарстан Президенты фикеренчә, архитектор шәһәр төзелешендә баш кеше булырга һәм бу эшләргә тон бирергә тиеш

(Казан, 25 август, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Шәһәр төзелешендәге тәртипсезлекләрдә түрәләр гаепле. Архитектор шәһәр төзелешендә баш кеше булырга һәм бу эшләргә тон бирергә тиеш. Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әнә шулай дип белдерде.
Республика башлыгының сүзләренә караганда, тузган торакны бетерү программасы буенча Казан үзәгендә күп кенә биналар сүтелде. Җиңел табыш артыннан куу еш кына шәһәрдә Татарстан башкаласының тышкы күренешенә туры килми торган биналар төзелүгә китерә. Аның фикеренчә, яңа биналарның проектларын килештерү мәсьәләләрендә катгыйрак булырга кирәк.
“Казанның тарихи өлешендә төзелеш эшләрен бик пөхтә алып барырга кирәк. Бернинди биек бина да булмаска тиеш!”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, куелган таләпләрне бозып төзелгән объектлар каталогын булдырырга һәм анда милекченең кем икәнлеген, кызыл линияләр артында яки күздә тотылганнан күбрәк катлы йорт төзергә кемнең рөхсәт бирүен күрсәтергә кирәк. Куелган таләпләрне бозучылар шәхсән җавап тотарга тиеш. Үз чиратында, гаммәви мәгълүмат чаралары объектив картинаны күрсәтергә бурычлы.
“Кичә Казанга Универсиада флагын алып килделәр. Хәзерге вакытта башкалабызның кайбер урамнары буенча йөрергә оят бит (гәрчә йөзгә кызыллык китерми торган урыннар да юк түгел). Ике елдан соң без бөтен дөньядан кунаклар кабул итәчәкбез. Шәһәрне, аеруча аның үзәк өлешен тәртипкә китерергә кирәк”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты соңгы елларда зур үзгәреш кичергән Әлмәтне уңай мисал итеп китерде. Биредә баш архитектор Алмас Идрисовның өлеше зур.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot