Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов шәһәр мохите турында:"Стандартларны үзгәртергә кирәклеген аңладым"
Иннополиста "Тормыш өчен мохит: яңа стандартлар" форумының икенче көне тәмамланды.
(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Александр Третьяков). "Тормыш өчен мохит: яңа стандартлар" форумының икенче көнен ачып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу җитәкчеләр көне дип билгеләп үтте. Чыннан да, залда министрлыклар, эре төзелеш фирмалары җитәкчеләреннән башка республика муниципалитетлары башлыклары бар иде.
"Кичә белем бирү көне иде, бүген җитәкчеләр көне, алар безнең законнарны, нормативларны үзгәртә торган йөкләмәләр алачак, без үзгәртергә тиешле нәрсәләр комплексы булырга тиеш", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук Татарстан Президенты Россия вице-премьеры Игорь Шуваловка форум үткәрү мәйданчыгы сыйфатында Иннополисны сайлаган өчен рәхмәт белдерде.
Әйдәп баручы архитекторлар лекцияләре иртәдән кичкә кадәр барды, җитәкчеләр киңлекләрне оештыруның төрле тәҗрибәләренә багышланган чыгышларны тыңладылар. Заманча фатирлар нинди булырга тиеш, эре төзелеш комбинатларын реорганизацияләү төрләре һ.б. турында яңа мәгълүмат алдылар.
Форум азагында Рөстәм Миңнеханов "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесе соравына республика бу чараны ел саен кабул итәргә әзер дип белдерде. "Безнең өчен - бу мәктәп, стандартларны, ментальлекне үзгәртергә кирәклеген аңладым. Ни өчен ишек мондый булырга, ни өчен баскычлар кирәклеге турында уйламыйсың да... Ә кешеләр күптән уңайлы подъездлар ясыйлар икән. Мәскәү тәҗрибәсен карадык, бернинди баскыч та юк, микрорайонда транспорт хәрәкәте чикләнгән", - дип сөйләде Миңнеханов. Шулай ук Татарстан Президенты Иннополис төзелеше тәҗрибәсен билгеләп үтте, илдә үз кадрларыбызны тәрбияләргә кирәклеген белдерде. "Иннополисның мастер-планын безнең Сингапур коллегаларыбыз эшләде, әлбәттә, безнең илгә һәм башка төбәкләргә уңай үзгәрешләрне тапшырсыннар өчен безнең архитекторларны өйрәтергә кирәк", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз