news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов "Шәһәр мохите" проектының федераль иҗтимагый советын җитәкләде

Оптимизацияләнгән проект координаторы - Россия Дәүләт Думасының торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе урынбасары Павел Качкаев.

(Казан, 23 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов оптимизацияләнгән “Шәһәр мохите” проектының федераль иҗтимагый советын җитәкли, дип хәбәр ителә “Бердәм Россия” сәяси партиясе сайтында.

Партиянең XVII съездында “Бердәм Россия” сәяси партиясе Генераль советы президиумы партия проектларын 14кә кадәр оптимизацияләү турында карар кабул итте. Утырышта координаторлар һәм яңартылган проектларның иҗтимагый советлары рәисләре билгеләнде.

Аерым алганда, “Шәһәр мохите” проекты шул исем белән “Кече шәһәрләр паркы” проекты белән берләштерелде. Россия Дәүләт Думасының торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча комитет рәисе урынбасары Павел Качкаев оптимизацияләнгән проект координаторы булды. Иҗтимагый совет башлыгы итеп Югары совет бюросы әгъзасы, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләнде.

Партия проектларын 14кә кадәр оптимизацияләү турында йөкләмә партия рәисе, Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев тарафыннан булды. Ул “Бердәм Россия” сәяси партиясенең сайлау алды программасын тормышка ашыру буенча контроль комиссиясе утырышы йомгаклары нигезендә тормышка ашырыла. 

news_right_1
news_right_2
news_bot