news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Шәһәр халкы катнашса, ишегаллары тагын да ямьлерәк булыр иде

Президент үзара салым проектының уңышлы башлангыч булуын билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов: Шәһәр халкы катнашса, ишегаллары тагын да ямьлерәк булыр иде
Владимир Васильев

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, «Безнең ишегалды» программасында халык та үз өлешен кертсә, тагын да яхшырак булачак. «Әгәр шәһәр халкы катнашса, ишегаллары тагы да ямьлерәк булыр иде», — диде ул «Корстон» да ТР муниципаль берәмлекләре советының XIV съездында.

«Күләмле, илдә тиңдәше булмаган программалар арасында „Безнең ишегалды“ программасы бар, ул өч елга исәпләнгән. 6 мең 772 күп фатирлы йорт ишегалларында эшләр уздырырга тиешбез. Җирле органнарга халыкны шушы программа гамәлгә ашырылуга актив җәлеп итәргә кирәк — проектлаудан башлап, эшләрнең сыйфатына контрольгә кадәр», — ди Президент.

Ул җиде төрле эш каралганын искәртте: юллар, тротуарларны төзекләндерү, урамнарны яктырту, балалар мәйданчыклары, эскәмия, чүп савытлары кую, өлешчә яшелләндерү. Бу эшләргә якынча 70 млрд сум акча юнәлтү ниятләнгәнен әйтте.

«Шәһәр, район башлыкларына мөрәҗәгать итәм: авыл җирлекләре үзара салым программасында катнашып, зур бурычларны хәл итә. Әйе, без өч елда ишегалларын төзекләндерү программасын ябачакбыз. Яктырту, юллар, спорт мәйданчыкларын эшләячәкбез. Ләкин әле башка эшләр дә комачауламас иде. Әгәр шәһәр халкы бу программада катнашса, безнең ишегаллары тагы да ямьлерәк булыр иде», — ди Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, Яшел Үзәндә, Казанда андый мисаллар бар. Президент халыкны мөһим проектларга җәлеп итү мөһимлеген әйтте. Территорияләр проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән үзара салымга туры финанс коралы итеп карарга кирәкми, ди ул. Президент әйтүенчә, үзара салым ул — бу акча җыю түгел, бурычларны хәл итү буенча иреке проект. «Үзара салым проекты уңышлы проект дип саныйм», — ди Рөстәм Миңнеханов.

Съездда 956 муниципалитет, шул исәптән 2 шәһәр округы, 43 район, 872 авыл һәм 39 шәһәр җирлеге делегатлары катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100