news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Шәһәр агломерацияләрен төзелеш кагыйдәләре нигезендә үстерү кирәк

«Безнең агломерацияләр үсешендә хаталар күп. Барысы да планлаштыру һәм җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре нигезендә үсәргә тиеш», — диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов: Шәһәр агломерацияләрен төзелеш кагыйдәләре нигезендә үстерү кирәк
https://tatarstan.ru

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Шәһәр яны бистәләрен төзү һәм шәһәр агломерацияләрен үстерү, халыкка уңайсызлыклар кичерергә туры килмәслек итеп, юллар һәм социаль инфраструктура объектлары булуны исәпкә алып эшләнергә тиеш.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында шундый йөкләмә бирде.

«Безнең агломерацияләр үсешендә хаталар күп. Барысы да планлаштыру һәм җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре нигезендә үсәргә тиеш, әмма бу эш системасыз алып барылды. Без карар кабул иттек, Пространстволы планлаштыру институты булдырылды. Әйдәгез эшне башлыйбыз — барлык объектлар да күчемсез милек реестрында булырга тиеш, торак пунктларның чикләре билгеләнгән», — диде Татарстан Президенты.

Бүген «Казан-Экспо» күргәзмә комплексы территориясендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясе утырышы узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot