news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Шәүкәт Мирзиев белән хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләсе хакында сөйләште

Киләсе елларда Үзбәкстан һәм Татарстан арасындагы үзара сәүдә күләме дүрт тапкырга артырга мөмкин.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Үзбәкстанга эш сәфәре кысаларында әлеге илнең Президенты Шәүкәт Мирзиев белән очрашты. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәүкәт Мирзиев быелның апрелендә Россиягә визитында ике дәүләт арасында имзаланган хезмәттәшлек турындагы хөкүмәтара килешү кысаларында Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләре белән үзара бәйләнешнең активлашуын белдерде.

Очрашуда алга таба икеяклы сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре каралды. Аерым алганда, киләсе елларда Үзбәкстан һәм Татарстан арасындагы үзара сәүдә күләмен дүрт тапкырга арттыру өчен барлык мөмкинлекләр барлыгы белдерелде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot