Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Сергей Степашинга “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” орденын тапшырды
“Сезнең республиканы яратам, биредә нык хакимият булуын дәлилләүче җитәкчелек һәм эшли белүче кешеләр”, - диде Степашин
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Юристлар ассоциациясе рәистәше Сергей Степашинга “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” орденын тапшырды.
Бүләк ТР Президентының “күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, тышкы дәүләт һәм муниципаль финанс контроле үсешенә зур өлеш керткән өчен” Указы нигезендә тапшырылган. Искәртеп узабыз, 2000-2013 елларда Сергей Степашин РФ Хисап палатасы рәистәше булды.
Бу чара Казан Кремлендә узды. Анда ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һ.б. катнашты.
Сергей Степашин үз чиратында дәрәҗәле бүләк өчен рәхмәт белдерде. “Төрле вазыйфаларда Татарстанда күп тапкыр булуыма шатмын. Бирегә беренче тапкыр 1994 елда килдем. Сезнең республиканы яратам, биредә нык хакимият булуын дәлилләүче җитәкчелек һәм эшли белүче кешеләр. Бу сезнең планнарны һәрвакыт чынга ашырырга ярдәм итә”, - дип белдерде ул, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз