news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Сергей Степашинга ТАССРның 100 еллыгына багышланган медаль тапшырды

Алар коммуналь инфраструктураны модернизацияләү, ТКХ өлкәсендә яңа технологияләр кертү, хезмәттәшлекнең башка актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов Сергей Степашинга ТАССРның 100 еллыгына багышланган медаль тапшырды
https://tatarstan.ru

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт корпорациясе — Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды Күзәтүчеләр советы рәисе Сергей Степашин белән очрашты.

Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов Сергей Степашинга ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды.

Очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

Алар коммуналь инфраструктураны модернизацияләү, ТКХ өлкәсендә яңа технологияләр кертү, хезмәттәшлекнең башка актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышты.

news_right_1
news_right_2
news_bot