news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Сергей Рыжиковка һәм Гекдениз Караденизгә дәүләт бүләкләре тапшырды

Рыжиков белән Карадениз республика җитәкчесенә автографлы футбол тубы һәм “Рубин” футбол командасы спорт майкасын бүләк иттеләр.

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Рубин» футбол клубы уенчылары Сергей Рыжиковка һәм Гекдениз Караденизгә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды. Бу хакта республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Татарстан Республикасында футболны популярлаштыруга керткән зур өлешләре һәм спортта югары нәтиҗәләргә ирешүләре өчен «ФК «Рубин» ҖЧҖ профессиональ спортчылары Сергей Рыжиков һәм Гекдениз Карадениз «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләнде.

Тантана Казан Кремлендә узды.

Рөстәм Миңнеханов Сергей Рыжиковны һәм Гекдениз Караденизне «Рубин» ФКна җиңү, уңыш алып килүче һәм команданы туплауга ярдәм итүче уенчылар дип атады.

Татарстан Президенты спортчыларга Татарстан футболын үстерүгә керткән өлешләре, бу уенны ихлас яратулары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде.

Футболчылар республика җитәкчелегенә спорттагы казанышларын югары бәяләгәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр һәм республика җитәкчесенә автографлы футбол тубы һәм “Рубин” футбол командасы спорт майкасын бүләк иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100